«Тормышның яме – хатын — кызда» бәйрәм кичәсе

Урамда яз җилләре исә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән матурдыр? 3 март көнне С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубы кысаларында «Тормышның яме – хатын — кызда» дип исемләнгән чара узды.  Татар бүлеге  китапханәчеләре кичәне котлаулар белән, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр теләп  башладылар, алар 8 март- Халыкара хатын кызлар бәйрәменең тарихы белән таныштырдылар. Килгән кунаклар  викторина сорауларына җавап бирделәр. Табын артында оештырылган бәйрәм зур җанлылык, җылылык белән уеннар, җырлар, котлаулар белән аралаштырып  барылды.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий