Все записи автора Татарский Отдел

Әдәби-музыкаль кичә «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне»

Еллар үткән саен Халыкара өлкәннәр көне күпләрнең күңеленә хуш килерлек һәм йогынтылы чаралары белән үзенең кирәклеген ныграк дәлилли. Бу чаралар, соклангыч түземлелек һәм яшьләргә үрнәк булырлык яшәү рәвеше алып барган өлкәннәребезгә бөтен халыкның ихтирамын белдерү билгесе булып тора. 2017 елның 5 октябрендә, Үзәк китапханәнең татар бүлеге, “Сөмбелә” клубы кысаларында, өлкәннәр көненә багышланган “Олыласаң олыны олыларлар … Читать далее Әдәби-музыкаль кичә «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне»

«Алтын көз»

Үзәк китапханәнең татар бүлеге, көзге уңышка багышланган, “Алтын көз” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Чарага Р.Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясенең 5 класс укучылары килде. Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән балаларны Сөмбелә бәйрәме белән котладылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрделәр. Укучылар төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар: табышмакларга җавап эзләделәр, яшелчәләргә презентация ясадылар көз … Читать далее «Алтын көз»

«Зәем, син ямьле калам»

Ел саен 30 август көнне Татарстанда берьюлы ике бәйрәм үтә. Төп бәйрәм — Татарстан республикасы көне, икенче бәйрәм шәһәр көне. Моның белән бәйле рәвештә, Үзәк китапханә, Т. Ялчыгол скверенда Зәй шәһәренә багышланган бәйрәм үткәрде. Чарага мәктәпкәчә яшьтәге балалар килде. Китапханәчеләр мавыктыргыч итеп шәһәр тарихын сөйләделәр , викторина үткәрделәр. Балалар зур кызыксыну белән шәһәребезнең гербы турында … Читать далее «Зәем, син ямьле калам»

«Батырларыбыз белән горурланабыз»

4 майда Үзәк китапханәдә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан “Батырларыбыз белән горурланабыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чарага «Сөмбелә» клубы әгъзалары, һәм татар гимназиясе укучылары чакырылды. Кичәдә сугыш чорында татар язучылары эшчәнлеге, Ленинград чолганышы, Бөек Җиңүне якынайтуда халкыбызның батырлыгы темалары яктыртылды. “Адымнар” татар иҗтимагый үзәге әгъзалары Фәннур Мникаев, Фәния Әгзамова, Тәслимә Гәрәева, Радик Әхмәтшин, якташыбыз … Читать далее «Батырларыбыз белән горурланабыз»

«Без Тукайлы халык»

19 апрель көнне, Таҗетдин Ялчыгол скверында, татар халкының, күренекле шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайга 131 ел тулу уңаеннан, “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән, шигърият бәйрәме үзды. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләр үлемсез булалар. Бәйрәм шагыйрьнең әсәрләрен уку, аның шигырьләренә иҗат … Читать далее «Без Тукайлы халык»