«Иң матур тел – туган тел» әдәби сәгать

21 нче февраль һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Шул уңайдан Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Иң матур тел – туган тел» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Чарага шәһәребезнең 7 нче мәктәп укучылары чакырылган иде. Китапханәчеләр балаларга бу датаның барлыкка килү тарихы, кеше тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләделәр, туган телгә багышланган  шигырьләр укыдылар. Татар язучылары Г. Тукай һәм М. Җәлил әсәрләре буенча интеллектуаль викторина уздырдылар. Укучыларга  туган телнең әһәмияте турында видеоролик күрсәтелде, шулай ук алар бай китап күргәзмәсе белән дә  таныштылар. Кичә кунаклары  чара ахырында күмәкләшеп бөек шагыйребез  Г. Тукай сүзләренә язылган  “Туган тел” җырын җырладылар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий