«Җиңү язы йөрәкләрдә» әдәби музыкаль кичә

Бәйрәм дигәч, күбебезнең күз алдына дәртле җыр-биюле, шат авазларга күмелгән мизгелләр килеп баса. Әмма шул күпсанлы бәйрәмнәр арасында күз яшьләре белән искә алына торганы бар. Ул – 9 Май – Бөек Җиңү көне. Быел инде аның 79 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан 8 май көнне С. Рәфыйков исемендәне Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә   «Җиңү язы йөрәкләрдә»   дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә узды. Чарада сугыш вакытындагы авырлыклар, ачлык, ятимлек хакында тетрәндергеч истәлекләр укылды. «Сөмбелә» клубына йөрүче Наилә Калимуллина, Григорий Асанов, Валентина Сорокина сугышта катнашкан әтиләре турында сөйләп, истәлекләрне хәтердә яңарттылар. Фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләре тыңланды,  күмәкләшеп сугыш турында җырлар җырланды.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий