«Укытучы-горур яңгырый!» әдәби – музыкаль кичә

Мәгълүм булганча Русия Президенты Владимир Путин 2023 елны «Укытучы һәм остаз елы» дип игълан итте. Бу карар укытучыларның югары статусын тану һәм аларның башкарган эшенең мөһимлеге турында сөйли. Шул уңайдан, 19 октябрь көнне   Сөббух  Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә  «Укытучы-горур яңгырый!» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә  узды.Чара барышында китапханәчеләр тамашачыларга укытучы һөнәре барлыкка килү тарихын һәм аның һәр кешенең тормышындагы роле турында сөйләделәр.  Кичәдә хезмәт ветераны, укытучы Фәния Әгъзамова катнашты. Ул үзенең һөнәре,  эшчәнлеге турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Үзе иҗат иткән гади,  күңел түренә үтеп керә торган шигырьләрен укыды. Зәй – матур вакыйгаларга, күренекле шәхесләргә бай район. Һәр төбәкнең үз горурлыгы булган данлыклы кешеләре бар. Якташыбыз Разим Вәлиуллин шундыйларның берсе. Разим Валиуллин- педагог, шагыйрь, музыкант, 20 китап, 150 дән артык җыр һәм романс, 30 симфония, хор һәм камера-инструменталь әсәрләр авторы, күп бүләкләр иясе. ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе. Кичәдә шулай ук китап укучылар аның бай әдәби мирасы белән таныштылар. Чара Марс Гуреев башкарундагы җырлар, Разим Валиуллин иҗат иткән шигырьләр белән үрелеп барды. Тамашачылар игътибарына әдипнең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган бай эчтәлекле күргәзмә һәм презентация тәкъдим ителде.

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий