«Тукайлы балачак»

Үзәк китапханәнең татар бүлегендә, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан , “Тукайлы балачак” дип аталган ял көне клубы үтте.
Китапханә хезмәткәрләре, балаларны, язучының тормышы, иҗаты белән таныштырдылар, слайд-презентация күрсәттеләр, китап күргәзмәсе янында әңгәмә оештырдылар.
“Мин кайсы әкияттән?” дип аталган викторинада актив катнашып, балалар, Тукай әкиятләрен белүләрен исбатладылар.
Кичә ахырында Габдулла Тукай әкиятләре буенча төшерелгән “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” мультфильмнары күрсәтелде.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий