«Сезнең тормыш — үзе батырлык»

Үзәк китапханәнең татар бүлеге, Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, “Сезнең тормыш – үзе батырлык” дип аталган кичә үткәрде. Кичәгә “Сөмбелә” клубы, балачаклары сугыш чорына туры килгән өлкәннәр һәм татар гимназиясе укучылары чакырылды.
Әдәби-музыкаль кичә барышында, сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән өлкәннәребез Алтынбаева Нурия, Данилова Нина, Фәхретдинова Флүрә апалар , үз язмышлары турында сөйләделәр, сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуы, тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклеген әйттеләр.
Килгән кунакларны татар бүлегенең актив укучылары Гибадуллина Нәзирә һәм Фәрхәд Галиев матур җырларын җырлап, бәйрәм белән котладылар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий