«Йолдызлар шулай куша» әдәби очрашу

18 апрельдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә,  Казанда яшәп иҗат итүче яшь язучылар белән,  «Йолдызлар шулай куша» дип исемләнгән әдәби очрашу узды.  Китапханәдә кунакта шигърият өлкәсендә – Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә, журналистикада – Флорид Әгъзамов премиясенә, «Иделем акчарлагы» бәйгесендә проза жанрында I урынга лаек булган, «Таян Аллага» әдәби бәйгесендә Грант-при иясе — Алина Бикмуллина һәм Казан шәһәренең «Шәһри Казан» газетасының талантлы журналисты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Дания Нәгыйм — Галяутдинова булдылар. Алинә Бикмуллина «Йолдызлар шулай куша» китабы авторы. Ул 2020 нче елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән һәм тиз арада үз укучысын тапкан басма. Әсәрдә шук, шаян, теләсә нинди хәлләрдә дә югалып калмый торган Шәмси турында сүз бара. Дания Нәгыйм «Бөртекләп җыелган гомер» китабы авторы. Китапның төп герое – Омскида, десантчылар казармасы ишелеп, аякларын югалтса да, батыр рухлы булып кала алган – спортчы, блогер Рөстәм Нәбиев турында. Кичә барышында,  яшь язучылар укучыларга үзләренең балачаклары, китап язу һәм аны бастыру, киләчәккә планнары турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Язучыларыбыз прозадан тыш, берсеннән-берсе матуррак шигырьләр дә иҗат итәләр. Тамашачылар игътибарына, кунакларыбызның  шигърләрен китапханәчеләр тәкъдим иттеләр. Кичә бик җылы мөгәлләмәдә үтте.

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий