«Илемнең йөзе мин» әдәби очрашу

20 март көнне Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә балалар язучысы, шагыйрь, А. Алиш һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр бүләге иясе, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучылар берлеге әгъзасы шагыйрә Лилия Садриева белән әдәби очрашу үтте. Очрашу барышында язучылар үзләренең иҗатлары турында сөйләделәр, шактый ук четрекле сорауларга җавап бирделәр. Монда  төп игътибар гаиләдә татарча аралашуга, мәктәпләрдә татарча укытуга, ана теле итеп татар телен сайлауга юнәлдерелде, милләтне саклап калуда һәрберебезнең җаваплы булуы әйтелде. Мөҗәһитнең балалар өчен язылган шигырьләрен “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләре сөйләде. Чара кунакларының әсәрләреннән өзекләрне китап укучыларыбыз укыды. Шулай ук кунаклар китап укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр. Мөҗәһит Әхмәтҗанов оста итеп төрле уен коралларында уйнады. Кичә милли моңнар белән аралашып барды, шәһәребезнең музыка мәктәбе, “Энергетик” мәдәният сараеның “Адымнар” ансамбле чыгыш ясады. Очрашуга әзерләнгән бай китап күргәзмәсе һәркемдә зур кызыксыну уятты.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий