«Без төрле, ләкин бер җирдә яшибез» музыкаль танып белү сәгате

Ел саен 16 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә. Әлеге дата кешелек җәмгыяте яшәү һәм аны үстерү өчен мөһим, чөнки хәзерге заманның зыялы кешесе- ул үзен хөрмәт итү хисе булган һәм тирә яктагылар хөрмәт иткән кеше, чөнки толерантлык кешенең югары һәм интеллектуаль үсешкә ия булу билгеләре. Толерантлык тәрбиясен балачактан башларга кирәк.  С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре  «Р.Ш Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» укучылары   өчен «Без төрле, ләкин бер җирдә яшибез» дип исемләнгән  музыкаль танып белү сәгате үткәрде. Чара алып баручыларның бәйрәмнең  тарихы һәм аның актуальлеге турында сөйләвеннән башланды. Шулай ук толерантлык төшенчәсе һәм толерант шәхеснең төп сыйфатлары белән таныштырдылар. Балалар «Дима турында», «Игелекле гамәл» мультфильмнарын карап, үзләре дә  игелекле эшләре, иптәшләренең үрнәк  гамәлләре турында искә төшерделәр, «Җан азыгы- җылы сүз», «Әкият геройларын ата» кебек уеннар уйнадылар. Чарага йомгак ясап, китапханәчеләр балаларга үзара дус- тату булырга, бер-береңне хөрмәт итәргә, мәрхәмәтле һәм игътибарлы булырга чакырдылар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий