«Өзелгән җыр эзеннән» музыкаль-шигъри кичә

«Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык», — дигән Муса  Җәлил.

15 февральдә шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә  бөек шагыйрьнең 177 еллыгына багышланган узды. Бирегә «Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе»нең 11 сыйныф  укучылары чакырылган иде. Барлык халыкларның сөекле улы булган Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Кичәдә М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында бай мәгълумат бирелде. Укучылар герой-шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган «Җырларым» җырын тыңладылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе, видеопрезентация һәм видеороликлар укучыларда зур кызыксыну уятты.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий