«Зәем, син ямьле калам»

Ел саен 30 август көнне Татарстанда берьюлы ике бәйрәм үтә. Төп бәйрәм — Татарстан республикасы көне, икенче бәйрәм шәһәр көне. Моның белән бәйле рәвештә, Үзәк китапханә, Т. Ялчыгол скверенда Зәй шәһәренә багышланган бәйрәм үткәрде.
Чарага мәктәпкәчә яшьтәге балалар килде. Китапханәчеләр мавыктыргыч итеп шәһәр тарихын сөйләделәр , викторина үткәрделәр. Балалар зур кызыксыну белән шәһәребезнең гербы турында тыңладылар.
«Яраткан шәһәремне ясыйм» конкурсы берәүне дә битараф калдырмады, балалар шәһәрнең матур урыннарын асфальтка акбур белән ясадылар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий