«Язмышым — театр»Наил Дунаевны искә алу кичәсе

Һәр төбәкнең үз горурлыгы булган данлыклы кешеләре бар. Аңа бәяне дә шуларның эш-гамәлләренә карап бирәләр.  Бу яктан Зәй районы аерата бәхетле, чөнки зур дәрәҗәләргә, мактаулы исемнәргә ия булган кешеләре күп аның. Зәй ягы бөтен дөньяга танылган язучылар, галимнәр, тарихчылар, мәгърифәтчеләр үстергән төбәк, күпкырлы сәнгать, иҗат әһелләре районыбыз горурлыгы булып тора. Үзенең ул-кызларын олылый, хөрмәтли белә Зәй. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Республиканың Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, профессор Наил Дунаев бөтен гомерен театр сәнгатенә багышлаган фидакарь затларабызның берсе. Нәкъ бер ел элек, 2022 елның 30 октябрь көнне, күренекле шәхесебез мәңгелеккә безнең арабыздан китеп барды. Камал театры сәхнәсендә йозләгән кабатланмас рольләр тудырган,  яраткан, таланты шәхес буларак тамашачы күңелен яулаган артистны югалту театр сәнгате, районыбыз, республикабыз халкы өчен зур югалту. 31 октябрь көнне “Энергетик” мәдәният сараенда атаклы артистыбыз- Наил абый Дунаевны искә алу кичәсе узды. Фойеда кунаклар игътибарына  Наил Дунаев төрле елларда  катнашкан спектакльләрдән афишалар, фотолар һәм ул киеп уйнаган костюмнардан, шулай ук аның тормышын һәи иҗатын чагылдырган бай күргәзмә тәкъдим ителде. Чарада Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Галиевич, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры ярдәмчесе, полковник, Наил абый Дунаевның улы — Владислав Николаевич Дунаев, якташларыбыз, Татарстаннын халык язучысы, тәрҗемәче, тарихчы —  Рабит Мөхлис улы Батуллин, профессор, педагогика фәннәре докторы- Рафис Хәсән улы Шаймарданов, Наил абыйның туганнары һәм Галиаскар Камал исемендәге татар Дәүләт академия театры артистлары катнашты. Искә алу кичәсендә сәламләү сүзе белән Зәй муниципаль районы башлыгы Каримов Разиф Галиевич чыгыш ясады. Кичә барышында Наил Дунаевның туганнары, хезмәттәшләре үзләренең истәлекләре белән уртаклашты. Чарада катнашкан Галиаскар Камал исемендәге татар Дәүләт академия театры артистлары чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде. “Милләтнең иң зур байлыгы- хәтер”, — дигән якташыбыз Аяз Гыйләҗев.  Хәтер яшәгәндә Наил Дунаев шикелле үзенең асыл егетләрен искә алып хөрмәт иткәндә театр сәнгатенең киләчәге дә өметле. Наил Дунаевның  бай иҗаты киләчәк буыннарга да хезмәт итәр, якты истәлеге халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий