«Язмыш белән бил алышып…»

16 декабрь көнне Үзәк китапханәнең татар бүлегендә, язучы Гурий Тавлинның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Язмыш белән бил алышып” дип аталган белешмә сәгате үтте. Чарага Татар гимназиясе мәктәбенең 5 класс укучылары чакырылды.
Китапханә хезмәткәрләре, балаларны, Республикабызның Зәй районы Урта Баграж авылында дөньяга килгән Гурий Тавлинның катлаулы тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар.
Бөек Ватан сугышында катнашып, күрсәткән батырлыклары өчен орден медальләр белән бүләкләнгән язучыны, тыныч тормышта тагын да авырырак сынаулар көтеп тора, аны совет строена каршы милләтчелек рухында контрреволюцион агитация алып баруда гаеплиләр, Татарстан югары суды карары белән аны ун елга ирегеннән мәхрүм итәләр.
Китапханең библиографы әзерләгән “Афәтләр аша әдәбиятка юл ярган язучы” дип исемләнгән презентация күрсәтелде.
Авторның китапларыннан торган китап күргәзмәсе оештырылды.
Фото3084

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий