“ Язлар матур хатын-кызлар белән…”

Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “ Язлар матур хатын-кызлар белән…” дип исемләнгән  кичә үтте. Кичәгә “Сөмбелә”клубы әгъзалары һәм татар бүлегенең актив укучылары чакырылган иде.

Бәйрәм чарасын ачу өчен  сүз, Үзәк китапханә директоры Батршина Сәрия Миңнегалиевнага  бирелде. Ул залда җыелган барлык хатын-кызларны җылы теләкләр белән котлады.

Чәй табыны артында оештырылган  бәйрәм төрле уеннар, җырләр, шигырь укулар белән үрелеп барды. Кунаклар төрле  конкурсларда катнаштылар, кызыклы сорауларга җавап эзләделәр, әкият геройлары булып уйнадылар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий