«Хуш киләсең, Яңа ел!» күңел ачу программасы

         25 декабрьдә  С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә “Сөмбелә” клубы әгъзаларе өчен  “Хуш киләсең, Яңа ел” дип исемләнгән бәйрәм чарасы  үткәрелде. Убырлы карчык катнашында театральләшетерлгән тамаша белән башланып киткән  чарада   әлеге тылсымлы бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, нәрсәләр бүләк итәргә ярый-ярамый, мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар әйтелде. Уеннарда сөмбеләлеләр актив катнашты. Нинди бәйрәм җыр –биюсез булсын? М.Тукмачева, Р.Әхмәтшин, Ф.Сизова, Р.Кузьмина чыгышлары алкышларга күмелде. Чараның кульминацион ноктасы булып Кыш бабай һәм Кар кызы тәбрикләве булды.  Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий