«Халык мәхәббәте лауреаты»

«Сагынырсың – мин булмам»,  «Язмыш сынавы», «Бәхеткә юл кайдан?», «Яраларың белән яратырмын», «Урланган яшьлек»… Яр Чаллы язучысы Зифа Кадырованың соңгы берничә ел эчендә бер-бер артлы дөньяга чыккан әлеге китапларын укыган кешеләр  «аларны укый башлагач, ахырына кадәр җиткермичә туктап булмый», диләр. Райондашларыбыз арасында да  Зифа Кадырованың иҗатын үз итүчеләр байтак. 9 февраль көнне шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә танылган язучы  З. Кадырова белән очрашу кичәсе узды.  Әдәбиятка һич көтелмәгәндә килеп кергән язучының  меңләгән укучысы бар. Аның китаплары берничә ел  елның иң күп укыла торган китаплары исемлегенә кергән. Аның әсәрләрен Татарстан һәм Башкортстан театрлары сәхнәләштерә.  Бернинди махсус белем алмаган, әдәбият кануннары турында хәбәрдар булмаган  Зифа  Кадырова  иҗатының халык күңелен җәлеп итүенең сере – аның халыкчанлыгында. Берничә сәгать дәвам иткән очрашу эчкерсез аралашу чарасына әверелде. Аксар һәм Югары Шепкә авылы китапханәчеләре  З.Кадырованың “Сагынырсың, мин булмам” әсәреннән өзек сәхнәләштерде, ә Сарсаз Баграж һәм Урта Баграж авылы китапханәчеләре аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Һәркем автор-язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп калырга ашыкты.  Сәламләү сүзе белән китапханә директоры С.М. Батршина чыкты. «Халык мәхәббәте лауреаты» дип исемләнгән эчкерсез очрашу шәһәребезнең музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары чыгышлары һәм Алисә Альзинова  башкаруындагы матур җырлар белән үрелеп барды. Кичә кунаклары язучының иҗатын чагылдырган бай китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Очрашу  җылы мөгамәләдә узды.

 

 

 

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий