«Хәтерләүдән курыкма син! Батырларны онытма син!» әдәби музыкаль кичә

Барлык бәйрәмнәр дә бертөрле була алмый. Кайбер бәйрәмнәрне елмаеп-көлеп түгел, күз яшьләре белән искә алалар. Бөек Җиңү көне дә әнә шундый бәйрәмнәрнең берсе. 5 май көнне С.Рәфыйков исемендәне Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубына йөрүчеләр өчен «Хәтерләүдән курыкма син! Батырларны онытма син!» дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә узды. Чарада сугыш вакытындагы авырлыклар, ачлык, ятимлек хакында тетрәндергеч истәлекләр укылды. Мөнзилә Мөхәммәдиева, Җәүһәрия Әхмәтҗанова, Фәния Әгъзамовалар сугышта катнашкан әтиләре турында сөйләп, истәлекләрне хәтердә яңарттылар. Кичәдә шулай ук сугыш тематикасына багышланган презентация күрсәтелде. Фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләре тыңланды,  күмәкләшеп сугыш турында җырлар җырланды.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий