“Туган телем- горурлыгым” әдәби музыкаль кичә

22 декабрь көнне С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Туган телгә багышланган матур чара узды. Ул – туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыруны, бөек милләт булып яшәвебезне тамашачыларга җиткерүне күздә тота. Бәйрәм тантанасында мәртәбәле кунаклар Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, “Мәйдан” журналы баш мөхәррире урынбасары, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил  Сафин, “Мәйдан” журналы әдәбият бүлеге редакторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасе, халыкара “Белла” әдәби премиясе лауреаты Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина катнаштылар.

Кичә барышында туган тел турындагы матур эчтәлекле шигырьләр, моңлы җырлар, зирәк мәкальләр аша ана телебезгә мәдхия җырланды. Чөнки, Туган телебезне язучыларыбызның әсәрләре аша укучыларыбызга җиткерү  китапханәчеләрнең төп бурычы. Чарада катнашучылар алдында “Мирас” вокал бию ансамбле, зәйлеләрнең яраткан җырчысы Флүрә Гыйниятова, “Адымнар” милли мәдәният үзәге җырчылары, Югары Мәлем мәктәбе укучылары һ.б чыгыш ясады. Кичә татар халкының гимнына әверелгән  “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

 

 

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий