“Туган җирем минем — Татарстан” китап күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 25 сентябрендәге ПУ-572 номерлы Указы белән, Татарстан Республикасын торгызуның һәм үстерүнең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын киң җәлеп итү максатларында, 2020 ел Татарстан Республикасында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.

Шул уңайдан, шәһәребезнең Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә фойесында инсталляция һәм “Туган җирем минем — Татарстан” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Әлеге күргәзмәдә Татарстаныбызның үткәне һәм бүгенгесен чагылдырган китап журналлар урын алган.

 Шәһәрдәшләребезне күргәзмә белән танышырга чакырабыз.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий