«Теле татлының — дусты күп»

     21 нче февраль һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады.Шул уңайдан, “Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе”нең 5, 6 нчы сыйныф укучылары “Без фольклор укыйбыз” халыкара акциясенә кушылды. Шәһәребезнең С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре  укучыларны фольклор төшенчәсе белән таныштырды. Әлеге кичәдә татар халкының телдән – телгә, буыннан – буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән иҗат әсәрләре – риваятьләр һәм легендалар, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар,   халык җырлары турында сөйләштеләр, бәет һәм мөнәҗәтләр тыңладылар. Чарага  китап күргәзмәсе оештырылган иде.

     Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий