«Татарстан – шагыйрьләр, язучылар иле» очрашу кичәсе

21 апрель көнне  С. Рәфыйков  исемендәге Үзәк китапханәдә  Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы  һәм  «Әдәбият. Мәдәният. Илһамият» проекты кысаларында  «Татарстан – шагыйрьләр, язучылар иле» дип  исемләнгән Яр Чаллы шәһәре шагыйрьләре  белән очрашу узды. Бу чара барышында сүз туган телнең әһәмияте, аның тарихы, рухи кыйммәтләре, гореф-гадәтләре, буыннарның ныклы элемтәсен булдыру  турында барды. Туган тел, туган як турында шигырьләр, моңлы  җырлар яңгырады. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре  Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфиянов бик теләп үзләре һәм  иҗатлары  турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, яңа шигырьләрен укыдылар, тормышларындагы кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр, иҗади планнары белән уртаклаштылар. Гади күңелле, җор телле әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче иҗат әһелләре белән  булган бу  очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.

?

 

?

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий