«Тапкырлар һәм зирәкләр»

Үзәк китапханәнең татар бүлеге, “Сөмбелә” клубы кысаларында, 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Тапкырлар һәм зирәкләр” дип аталган кичә-конкурс үткәрде.
Китапханә хезмәткәрләре, чарага килгән әниләрне, әбиләрне, татар бүлегенең актив укучыларын шушы матур бәйрәм белән котладылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар.
Килгән кунакларны татар бүлегенең актив укучылары Гибадуллина Нәзирә һәм Римма Тагировна матур җырларын җырлап, бәйрәм белән котлады.
Кичә, “Чаяннар” һәм “Шаян әбекәйләр” командалары арасында конкурс рәвешендә дәвам итте. Командалар үзләрен төрле конкурсларда сынадылар: “Шаян табышмаклар”, “Тормыштан шаян бер мизгел”, “Кем иң оста җырчы”, “Пантомимо күрсәтү” , “Авторы кем?”
Ике команда да сынатмады, килгән кунаклар командаларны хуплап җан атып утырдылар.

Кичә чәй табыны артында дәвам итте.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий