«Сугыш турында укыйбыз…»

2017 елның 12 апрелендә, Үзәк китапханәнең татар бүлегендә, “Сугыш турында укыйбыз…” дип аталган чара үткәрелде. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган иде. Чарага “Сөмбелә” клубы әгъзалары чакырылды.
Зур югалтулар, дистә миллионнар белән исәпләнгән корбаннар бәрабәренә яуланган бу җиңүдә татар язучыларының да өлеше зур булды. Китапханәче һәм укучылар, К.Н. Алтайскийның “Батырлык”, Р.Ә.Могыйновның “Тимер ташкынга каршы”, һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге фронтовик язучылары әсәрләре тупланган “Соңгы һөҗүм” китапларыннан өзекләр укыдылар, фикер алыштылар.
Кичә азагында, “Якташларыбыз батырлыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә, китапханәче күзәтү үткәрде.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий