“Сугыш һәм язучылар” әдәби-музыкаль кичә

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең эшчәнлеге югары патриотизм үрнәге булып торды. Алар фронтта дошманга каршы корал һәм каләм белән көрәштеләр. Татар әдәбиятының күренекле вәкилләре — Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗи, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Мәхмүд Максуд, Мөхәммәт Садри, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Hyp Баян — бер-бер артлы сугышка алындылар. Ул авыр вакытларда күп кенә газета – журнал  нәшриятлары ябыла. Каләм әһелләренең күбесенә туган якларына кайту насыйп булмый. Сугыш кырларында Ватанга тугрылыклы, үз тормышлары бәрабәренә җиңүне якынайткан татар язучыларының яртысыннан артыгы һәлак була.

6 май көнне Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә сугыш чоры язучыларының иҗатына багышланган “Сугыш һәм язучылар” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чара барышында сугыш темасына шигырьләр һәм җырлар яңгырады, «Ватан сугышында татар шагыйрьләре» дип исемләнгән  презентация күрсәтелде.

Чарада катнашучылар шигырьләр сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, хатирәләр белән уртаклаштылар.

“Сугыш һәм каләм” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә  документаль әдәбият һәм сугыш чоры  язучыларның әсәрләре тәкъдим ителде.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий