«Шушы яктан, шушы туфрактан без…»

Зәй үзәк китапханәсенең татар бүлеге, шагыйрә, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Клара Булатова белән очрашу кичәсе уздырды. Кичәгә “Сөмбелә” аралашу клубы әгъзалары, татар гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучылары чакырылды. Клара Булатова килгән кунакларга, иҗаты, хезмәте турында сөйләде, аларның сорауларына җавап бирде. Чарада катнашучылар шагыйрәнең шигырьләрен укыды. Язучының китапларыннан оештырылган күргәзмә янында әңгәмә оештырылды, иҗатына багышланган презентация күрсәтелде.wp_20161201_14_26_08_pro

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий