«Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә» әдәби сәгать

 

Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукай иҗаты — татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Мәкаль, әйтем, канатлы сүзләргә әйләнеп киткән шигъри юллары, гимн вазифасын башкаручы «Туган тел»е,  Җир шарының бөтен халыкларын сокландырган «Шүрәле»се үзе генә дә ни тора?!   Җырлап торган Тукай теле, гаҗәеп бай.  Тукай иҗаты! Чиксез Тукай рухы! Тукай теле — туган телем! Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман, иген үсә сыман.  Бүген шушы илаһи телдә без сөйләшәбез, елыйбыз, җырлыйбыз!

20 апрель көнне  С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Чарада Р. Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең 4 нче сыйныф укучылары катнашты.

Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында бай  мәгълумат алдылар. Ватан, Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укыдылар, әкият – поэмалар белән таныштылар. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына, табышмакларга  җавап бирделәр, «Бала белән күбәләк», «Кызыклы  шәкерт» шигырьләрен сәхнәләштерделәр.

Китапханәчеләр укучылар өчен «Мәңге  яши, яшьни яшь Тукай!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләделәр. Анда Тукай иҗаты белән якыннан танышырга мөмкин иде. Шулай ук аның «Су анасы», «Туган авыл» әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде. Чара ахырында балалар  бик теләп  татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкардылар.

?

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий