«Шагыйрь китә — җыры кала»

26 октябрьдә Үзәк китапханәнең татар бүлеге, якташыбыз Мөдәррис Әгъләмовның тууына 70 ел тулу уңаеннан, “Шагыйрь китә – җыры кала” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
Китапханә хезмәткәрләре, чарага килгән китап укучыларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырдылар. Килгән кунакларга “Замана Тукае” дип исемләнгән презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде.
Шигърияткә гашыйк укучылар, Мөдәррис Әгъләмовның шигырьләрен, балладаларын укып үттеләр.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий