«Шагыйрь гомере – аның иҗаты» әдәби  сәгать 

Мөдәррис Зөфәр улы Әгьләмов — рус совет һәм татар язучысы, прозаик һәм шагыйрь. 1973 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан Республикасының халык шагыйре. Аның иҗатының төп мотивлары туган җиргә, үз халкына мәхәббәт. Зәй районында 2023 елның 10 ноябреннән  татар әдәбияты көннәре кысаларында әдәби укулар уза. Укуларның максаты —   якташыбыз, шагыйрь М. Әгъләмовның   иҗади мирасын өйрәнү, китап укучыларны аның иҗаты белән таныштыру, укуга кызыксынуны активлаштыру, шигърияткә мәхәббәт уяту, районның мәдәни һәм әдәби традицияләрен саклау. Шул уңайдан үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә Мөдәррис Әгъләмовның тормышы һәм иҗатына багышланган «Шагыйрь гомере – аның иҗаты» дип исемләнгән әдәби  сәгать  үтте. Китапханә хезмәткәрләре, чарага килгән китап укучыларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырдылар. Килгән кунакларга «Замана Тукае» дип исемләнгән презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде. Шигърияткә гашыйк укучылар, Мөдәррис Әгъләмовның шигырьләрен, балладаларын  укыдылар, аның шигыренә язылган  «Серле йөрәк» җырын тыңладылар. Татар шигъриятенә үзеннән бай мирас калдырган Мөдәррис Әгъләмовның якты истәлеге халык күңелендә мәңге сакланыр.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий