«Шагыйрь гомере – аның иҗаты» әдәби белешмә сәгате

13 октябрьдә Үзәк китапханәнең татар бүлеге, якташыбыз Мөдәррис Әгъләмовның тууына 76 ел тулу уңаеннан, «Шагыйрь гомере – аның иҗаты» дип исемләнгән әдәби белешмә сәгате  үткәрде. Чарага «Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» нең  7  класс укучылары чакырылды. Китапханә хезмәткәрләре, чарага килгән  укучыларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырдылар. Килгән кунакларга «Замана Тукае» дип исемләнгән презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде. Шигърияткә гашыйк укучылар, Мөдәррис Әгъләмовның шигырьләрен, балладаларын, аның шигырьләренә язылган җырлар тыңлап үттеләр. Шулай ук китапханә буйлап экскурсия уздырылды, балалар анда танылган  рәссам Виктор Хрулевның картиналар күргәзмәсен карадылар, скульптор – рәссам Фазыл Шиаповның эшләре белән таныштылар, туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий