«Сабантуй бүген бездә»

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Без үткәннәрне онытырга тиеш тугел: бай һәм тирән мәгънәле милли көйләрнең матурлыгын, рәсем сәнгатен, әдәбиятен, гореф- гадәт, йолаларын. Милли культура , безнең әти-әни кебек ,бала күңелендә аерып алмаслык бер кисәк булсын иде.

С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең мәктәп яны лагерена йөрүчеләр өчен  Т.Ялчыгол исемендәге скверда Сабантуй бәйрәме үткәрде.  Балаларга милли бәйрәмнең тарихы, гореф- гадәтләр турында сөйләнде. Һәм , әлбәттә инде, төрле кызыклы мавыктыргыч уеннар, сабантуйга багышланган викторина нәниләр күңеленә хуш килде.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий