«Сәламәт булыйк!»

25 июнь көнне Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлеге китапханәчеләре Т. Ялчыгол исемендәге скверда «Сәламәт булыйк! » дип исемләнгән  чара үткәрделәр. Әлеге чарага «Кыңгырау чәчәк» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар   килгән иде.

Очрашуда  балалар сәламәтлек өчен физик яктан актив булырга, саф һавада күбрәк вакыт үткәрергә, дөрес тукланырга, көн режимын үтәргә кирәклеген белделәр, шулай ук иртәнге гимнастика ни дәрәҗәдә файдалы булуын, чыныгу һәм физик культура кеше сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итүен ачыкладылар. Мәкальләр, сәламәтлек турындагы китаплар белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий