«Сәламәтлек нигезе — саф һава»

Нинди генә һава торышы булмасын,  саф һавада булу балалар өчен бик файдалы.  Урамда балалар табигатьне күзәтә, күзаллавын үстерәләр, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгалар. Саф һавада уйнау физик сәламәтлек өчен генә түгел, күңел күтәренкелеге өчен дә бик файдалы. С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Кыңгырау чәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Сәламәтлек нигезе — саф һава» дип исемләнгән чара үткәрде. Алар нәниләргә саф һавада булуның файдасы турында сөйләделәр. Сабыйлар кыш турында табышмакларга җавап бирделәр, күмәк биюләр эстафета ярышлары , «Чаңгычы», «Кар бөртекләре» һ.б. уеннар уйнадылар. Әлеге күңелле чарадан  һәр бала канәгать калды.

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий