«Рухи мирасыбыз сакчысы»

Үзәк китапханәнең татар бүлеге хезмәткәрләре, “Сөмбелә” клубы кысаларында, шагыйрь, Татарстанның М. Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, депутат, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевкә 70 яшь тулуга багышланган әдәби музыкаль кичә үткәрде.
Китапханә хезмәткәрләре, чарага килгән китап укучыларны, шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырдылар. Килгән кунакларга “Рухи мирасыбыз сакчысы” дип аталган презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде.
Шигърияткә гашыйк укучылар, Разил Вәлиевның шигырьләрен укып үттеләр.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий