«Рабит Батулла — Зәй халкының горур улы» язучы очрашу

19 гыйнварда Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә  күренекле якташыбыз,  җәмәгать эшлеклесе, драматург, педагог, публицист, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла белән   очрашу узды. Язучы китап укучыларга әдәбият, татар халкы тарихына кагылышлы бай мәгълүмат бирде, дини мәгърифәт, Изге Коръән китабы турында сөйләде, «Сак-сок» бәетенең  бүгенге көн өчен бик актуаль булуын әйтте. Ул шулай ук бәетне үзенең яраткан кураенда уйнады. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу җылы мөгамәләдә узды.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий