«Моңга сусаган Сармашбашым»

23 май көнне С. Рафиков исемендәге үзәк китапханәдә якташыбыз, җирле язучы Мәсләхетдин Кашаповның “Моңга сусаган Сармашбашым” китабын тәкъдир итъ кичәсе узды.
Кичәгә, Мәсләхетдин Кашаповның туганнары, ”Сөмбелә” клубы әгъзалары, китап укучылар чакырылды .
Очрашу матур чыгышлар, җырлар белән үрелеп барды. Кичәне алып баручы Галимова Венера һәм Насыбуллина Эльвира , чакырылган кунакларны Мәсләхетдин Кашаповның тормышы белән таныштырдылар, аның шигырьләрен укыдылар, китапка багышланган презентация күрсәттеләр. Автор авыл тарихына, аның кешеләренә багышланган китапның язылу тарихы турында сөйләде, шигырьләрен укыды, курайда уйнады.
Кичә фикер алышулар белән дәвам итте. Китап укучылар, китапханәчеләр, Мәсләхетдин Кашаповка иҗади уңышлар теләп калдыларлар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий