«Кышкы мозаика» күңел ачу чарасы

4 гыйнвар көнне С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре ишегалды лагере балалары өчен «Кышкы мозаика» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрде. Кызыксынучанлык, активлык, эмоциональ җаваплылык, яшьтәшләр белән аралашу ысулларын үзләштерү кебек сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән төрле кышкы тематика уеннар һәм конкурсларда балалар бик теләп катнашты. Шулай ук алар кыш турындагы  җырлар, әкият персонажлары, кышкы уеннар турындагы сорауларга җавап бирделәр. Программа ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар белән бүләкләнде.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий