«Китаплар дөньясына сәяхәт»

Шушы көннәрдә Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә татар гимназиясенең 6 “б” сыйныф укучылары кунакта булды. Алар өчен китапханәнең барлык бүлекләре буйлап экскурсия үткәрелде. Фойеда аларга “Борынгы китаплар сихере”, “ Китап исемле могҗиза” дип исемләнгән китап күргәзмәләре тәкъдим ителде. Күргәзмәләр бик бай: монда иң кечкенә һәм иң зур, әдәби , бүлек буенча китаплар, белешмәлекләр, сүзлекләр, автографлы китаплар урын алган. Аларның барысы турында да укучыларга мәгълүмат бирелде.  Шулай ук укучылар  “Зәй төбәгенең зыялылары” һәм С.Рәфыйков премиясе лауреаты Н.С. Чупурнаяның шәхси күргәзмәсе белән дә таныштылар.

Алга таба укучыларга  “Могҗизалар кыры” уены тәкъдим ителде.  Уенда  иң зирәкләр, тапкырлар җиңү яулады.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий