«Киләчәк юллары» яңа китап белән танышу

Әлмәтнең «СМП-Нефтегаз» компаниясе — көчле һәм йогынтылы бизнес-структура, ул үз эшчәнлеген  төрле юнәлешләрдә алып бара. Бу нефть чыгару һәм авыл хуҗалыгы, оекбашлар җитештерү һәм юллар төзү, вак таш чыгару һәм хәйриячелек.  «СМП-Нефтегаз» каршында «Яз» хәйрия оешмасы эшли. Ул күп юнәлешләр буенча эш алып бара: мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм реконструкцияләүдән тыш, биредә урманнарны торгызу, мәдәни оешмаларга һәм социаль спорт клубларына, инвалидларга, пенсионерларга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм итү. 12 апрельдә Сөббух Рәфыйков  исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «СМП — Нефтегаз» компаниясе эшчәнлеге турында «Киләчәк юллары» дип аталган яңа китап белән танышу чарасы узды. Китапта компаниянең эшчәнлеге турында, шулай ук энциклопедик характердагы мәгълүмат бирелгән.  Мәсәлән,  Бөек ефәк юлы тарихы, нефть чыгару тарихы һ.б. . Китап биш бүлектән тора  һәм һәр бүлеге үзенчә кызыклы. Чара барышында китап буенча презентация дә күрсәтелде.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий