«Канатлы дөнья»

10 июнь көнне Үзәк китапханәнең татар бүлегендә балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллинага 85 яшь тулу уңаеннан “Канатлы дөнья” дип аталган белешмә сәгате үтте.
Мәрзия Фәйзуллина табигать, хезмәт турында яза, табышмаклар, җырлар, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып башваткычлар тәкъдим итә. Аның шигырьләре туган якны, тормышны яратуга өнди.
Китапханә хезмәткәрләре балаларны, язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, язучының китабыннан шигырьләр укыдылар.
Укучылар “Табышмакка җавап тап”, “Тылсымлы сүзләр” дип аталган викторинада актив катнаштылар.
Азактан татарча мультфильмнар күрсәтелде.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий