«Күңелле Раштуа» танып — белү уен программасы

7 январьда православие динен тотучылар иң якты һәм шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе булган Раштуа бәйрәмен билгеләп үтәләр.  Нәкъ менә бу көнне дөньяны коткаручы Иисус Христос туган. Православие динен тотучылар дини бәйрәмгә алдан ук ныклап әзерләнә. Борынгы бер гыйбарә буенча, Раштуага кадәр 6 көн алдан барлык мөһим эшләр дә төгәлләнергә тиеш. Бу очракта аларның еллары уңышлы һәм җиңел үтәчәк. «Аз керемлеләргә, мохтаҗларга булышу да ел дәвамында муллык, байлык алып киләчәк», — диләр. Бәйрәмне алар бары тик яңа киемнәр генә киеп каршылыйлар.

6 нчы гыйнварда Үзәк китапханәдә «Ишегалды лагере»  проектының кышкы сменасына йөрүче балалар   өчен «Күңелле Раштуа» дип исемләнгән танып — белү-уен программасы  узды . Китапханәчеләр  чарада катнашучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырды, Раштуа атнасын бәйрәм итүнең борынгы йолалары турында сөйләде. Балалар Раштуа турында табышмаклар чиштеләр, спорт эстафеталарында һәм торле уеннарда, “Күңелле футбол”, “Мине сайла”, “Музыкаль эшләпә” кебек конкурсларда актив катнаштылар.    Бәйрәм ахырында балалар Яңа ел һәм Раштуа турында мультфильм карадылар.

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий