“Күңел җылым иҗатымда…” әдәби — музыкаль кичә

27 гыйнварда С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә “Сөмбелә” клубы әгъзаләре өчен “Күңел җылым иҗатымда…” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үтте.

Кичә кунаклары — җирле шагыйрә Клавдия Максимова һәм “Энергетик” мәдәният сарае җырчысы Фәнүр Миннекәев.

Клавдия Максимова —  табигать , туган як , мәхәббәткә  багышланган лирик шигырьләр авторы. Кичәдә ул  үзе укып үткән шигырьләрен тамашачылар йотлыгып тыңладылар. Һәм инде,әлбәттә, аның иҗатын яратучылар  үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларын яудырдылар. “Булганнан бар да була” ди халык, Клавдия Алексеевна тамашачыларга үзенең җыр- моңнарын да бүләк итте.

Фәнүр Миннекәев — иҗади шәхес, аны зәйлеләр белә һәм ярата. Районыбызда оештырылган бер генә мәдәни чара да аның матур,моңлы җырларыннан башка узмый. Ул шулай ук “Энергетик” мәдәният сараенда эшләп килүче “Адымнар” татар мәдәнияты клубы җитәкчесе дә. Кичәдә Фәнүр һәм аның иҗатташ дуслары башкарган җырларны һәркем яратып тыңлады. Гомумән, бәйрәм чарасы  барлык килгән кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды.

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий