«Көзге рәшә – илһам чыганагы» шигъри сәгать

Көз һәр кешенең күңелендә төрле хисләр уята: кемдер алтын-сары төскә күмелгән бу вакытка ихластан сөенә, бу айларда үзенә илһам, көч ала, ә кемдер көзләрдә сагышка бирелә, хатирәләр дөньясына чума…

Мираж (рәшә) — һава катламнарының температуралары аермасы сәбәпле  килеп чыга торган оптик иллюзия. Көзен һава торышы еш үзгәрүчән. Төнге салкыннар әбиләр чуагы  җылысы  белән алышына. “Көзге мираж көне”  октябрь ахырында  билгеләп үтелә, чөнки һава торышы мондый иллюзияләр барлыкка килү өчен шартлар тудыра әле.Чыганаклар еш кына  көзге миражлар көнен көзнең үзгәрүчәнлеге белән бәйли. 27 октябрь образларын җил тузгыткан  көзге яфракларда, яңгыр тамчыларында яки болыт аша ялтырап чыккан кояш нурларында күрергә мөмкин.

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә  китапханәбезнең актив укучылары  белән табигатьнең  сихри, матур ел фасылы көз турында әңгәмә кордык. Алар үзләренең көзгә багышланган шигырьләрен  укыдылар. “Шигырь язарга илһам, нәкъ менә көз фасылында килә, бу вакытта иҗат дәрте белән ныграк янам”, —  ди Фәния Әгъзәмова.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий