“Йолдыз исемле шигъри йолдызлык” әдәби кичә

Кулына каләм алган һәр иҗатчы балаларга атап шигырь язмый калмагандыр. Алар һәркайсы балалар күңелен үзенчә яуларга тырыша. Шулар арасында балалар дөньясын үз нарасыйлары күзлегеннән күрергә тырышкан балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова да бар. Аңа балалар шигърияте күгенә юлны Татарстан Республикасының халык шагыйре Шәүкәт Галиев үзе күрсәткән. «…шигъриятнең балачак йолдызлыгында яңа Йолдыз…”

Бүгенге көндә ул — балалар өчен язылган дистәләгән  китап авторы. Шагыйрәнең «Антенналы бәрәңге» китабы 1994 елда «Ел китабы» республика конкурсында икенче урынны яулады, «Колаклы коймаклар» (2003) җыентыгы А.Алиш исемендәге премиягә лаек булды.
Йолдыз Шәрәпова үзе дә, биш бала анасы буларак, балаларның эчке дөньясын яхшы белә, алар кебек үк шатлана, шаяра, дулкынлана, уйлана. Аның геройлары — дөньяның матурлыгын күрә белүче, тапкыр, шаян малайлар һәм кызлар. Шагыйрә, балалар дөньясына юл алу өчен, төрле темаларга мөрәҗәгать итә.

16 гыйнварда шәһәребезнең С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә “Китапта кунакта” клубы  кысаларында “Йолдыз исемле шигъри йолдызлык”дип исемләнгән кичә узды. Бирегә “Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе” нең 6 б сыйныф укучылары чакырылган иде. Чарада Й.Шәрәпованың тормыш юлы һәм иҗаты хакында бай мәгълумат бирелде. Укучылар аның шигырьләрен яратып тыңладылар һәм үзләре дә  рольләргә бүлеп укыдылар. “Шигырь исеме кайда яшеренгән?” уенында һәркайсы теләп катнашты. Шагыйрәнең иҗатына багышланган видеопрезентация укучылар күңеленә аеруча хуш килде. Шулай ук әлеге кичәгә  китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Йолдыз Шәрәпова шигырьләре белән , балаларга сиздерми генә, аларны тәрбияли, сабыйлар күңеленә әхлаклылык, битараф булмау, шәфкатьлелек орлыклары сала.  

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий