«Ислам дине – игелек һәм иминлек дине» күргәзмә

21 майда «Энергетик» мәдәният сарае каршында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Чарада катнашучыларга Зәй үзәк китапханәсе әзерләгән «Ислам дине – игелек һәм иминлек дине» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмә Идел буе Болгары тарихының төп моментларының берсе-ислам динен рәсми кабул итү турында сөйли. Китапханәчеләр укучылар игътибарына Идел буе Болгары тарихы һәм мәдәнияте турында китаплар тәкъдим иттеләр. Бу китапларда  урта гасыр цивилизациясе – һөнәр һәм сәүдә үзәкләре, архитектура һәм төзелеш, һөнәри мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлар  аеруча ачык тасвирлана. Укучылар шулай ук борынгы Болгарның  мәдәният һәйкәлен  һәм рухи истәлекне торгызу турында язылган журнал һәм газета мәкаләләре белән таныштылар. Шулай ук  күргәзмәдә ислам дине турындагы укыту әсбаплары, хәдисләр, вәгазьләр белән беррәттән, әдәп-әхлакка өндәгән әдәбият та урын алган иде.

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий