«Иң матур тел – туган тел» әдәби сәгать

21нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнә. Ул Берләшкән Милләтләр оешмасы карары буенча 1999 елның ноябрь аенда игьлан ителә. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21нче февралендә тантаналы рәвештә билгеләнеп үтелә. Әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы теләрне саклау, аларны киләчәк буынга  җиткерү максатыннан оештырыла. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Иң матур тел – туган тел» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Чарага шәһәребезнең «Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» укучылары чакырылган иде. Китапханәчеләр балаларга бу датаның барлыкка килү тарихы, кеше тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләделәр, туган телгә багышланган  шигырьләр укыдылар. Татар язучылары Г. Тукай һәм М. Җәлил әсәрләре буенча интеллектуаль викторина уздырдылар. Укучыларга  туган телнең әһәмияте турында видеоролик күрсәтелде, шулай ук алар бай китап күргәзмәсе белән дә  таныштылар. Кичә кунаклары  чара ахырында күмәкләшеп бөек шагыйребез  Г. Тукай сүзләренә язылган  «Туган тел» җырын җырладылар.

 

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий