“Гомрем минем моңлы бер җыр”

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Шагыйрь  үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә.

15 февраль-  каһарман шагыйрь М.Җәлил туган көн . Шул уңайдан бүген шәһәребезнең С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә “Гомрем минем моңлы бер җыр” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә узды. Бирегә “Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе” укучылары чакырылган иде. Әлеге кичә балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь  буынны мәгълүматлы итү,  туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды. Җәлил иҗат иткән шигырьләрне, аның сүзләренә язылган җырларны укучылар яратып тыңлады. Шагыйрьнең балалар өчен язылган  “Карак песи”, “Куян”, “Бакчачы”  кебек  шигырьләрен үзләре дә  сөйләде. Шулай ук әлеге кичәдә М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе һәм видеопрезентация күрсәтелде.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий