«Гаилә, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре» мәгълүмати — күңел ачу программасы

Гаилә — җылы учак. Учак янына гаиләдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә. Гаилә — ул ил терәге! Русия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Моннан тыш, Гаилә елы әлеге институтны яклау буенча дәүләт чараларын популярлаштыруга юнәлтелгән. Шулай ук билгеле булганча, 15 май – халыкара гаилә көне.  Шул уңайдан Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Гаилә, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре» дип исемләнгән мәгълүмати — күңел ачу программасы узды.  Китапханәчеләр укучыларга гаилә традицияләре, йолалары, бәйрәмнәре, бергәләп уку, гаилә ялын оештыруның мөһимлеге турында сөйләделәр. Чара барышында укучылар гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр. Очрашуда җирле шагыйрә, үзенең гомерен балаларга тәрбия аң-белем  бирүгә багышлаган,  Фәния апа Әгъзәмова катнашты, ул тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде, үзе язган шигырьләрен укыды. Чарага «Ныклы гаилә – ил терәге» дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе оештырылды, анда гаилә традицияләре, көнкүреше, гаилә бәйрәмнәре турында китаплар тәкъдим ителде.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий