“Эчсәң чәй – җанда җәй” музыкаль күңел ачу чарасы

Чәй – татарларның визит карточкасы, кунакчыллык символы булып тора. Безнең татар халкында һәр нәрсә чәй эчүдән башлана. Чыннан да, бер йотым булса да чәй эчеп куйсаң, күңелләр җылына, кәефләр күтәрелә. Көндәлек тормышта башыбыздан ашкан төрле ыгы-зыгы, эш-мәшәкатьләрдән һич тә котылып булмас шикелле. Мондый чакта чәй әзерләгәндә уянган хисләреңне искә төшерү дә җитә, тынычланып каласың, Һәм бар нәрсә дә үз урыннарына әйләнеп кайта.

5 март көнне С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә “Сөмбелә” клубы әгъзалары өчен, 8 март- Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан “Эчсәң чәй – җанда җәй” дип исемләнгән музыкаль күңел ачу чарасы узды. Чарада катнашучылар  чәй һәм аның үзлекләре белән таныштылар, чәй әзерләү, чәй эчү серләре белән уртаклаштылар. Чәйнең файдасы, төрләре, кибеттән сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында киңәшләр бирелде. Шулай ук кичәдә әлеге файдалы эчемлек турында шигырьләр укылды, төрле кызыклы , мавыктыргыч уеннар уйнатылды. Файдалы үләннәрдән ясалган күргәзмә белән кунаклар аеруча кызыксынды.  Ф. Сизова башкарган җырлар сөмбеләлеләр күңеленә хуш килде.

Чәй- татарның йөзе, ә инде чәйгә чакыру кебек күркәм гадәтләр халкыбызны сыйфатлаучы милли горурлык булып санала. Чәйлү бер- береңне якынайта, берләштерә. Китапханәбездә оештырылган әлеге чара безне тагын да якынайтты, бер- беребезгә карата җылы мөнәсәбәт хисләрен арттырды.

 

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий