“Чыршы утлары яктысында” бәйрәм чарасы

Яңа ел иң матур, якты, тылсымлы бәйрәм булып санала. Яңа елны һәркем яңа өметләр, зур ышаныч белән көтеп ала, үтеп киткән елның истәлекле минутларын искә төшерә, алдагы елның да бәхет-шатлык китерәчәген юрый, моны бик тели. Ничә яшьтә булуына карамастан, һәр кеше йөрәгенең түрендә могҗизага ышана. Бу бәйрәм туганнар, дуслар  белән очраштыра. Шуңа да һәркем өчен кадерле дә, якын да ул, Яңа ел! 22 декабрьдә  С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә “Сөмбелә” клубы әгъзаларе өчен  “Чыршы утлары яктысында” дип исемләнгән бәйрәм чарасы  үткәрелде. Чарада   әлеге тылсымлы бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, нәрсәләр бүләк итәргә ярый-ярамый, мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар әйтелде. “Өстәл күрке- ризык”, “Кар атыш”, “Яңа елда- яңа сүз” кебек уеннарда сөмбеләлеләр актив катнашты. Бәйрәм кунаклары шулай ук 2023 елга “Йолдызлар фаразы” белән дә таныштылар. Чараның кульминацион ноктасы булып Кыш бабай һәм Кар кызы тәбрикләве булды.  Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий